Иң озын көннәр!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Иң озын көннәр!

Иң озын көннәр!

Бүген 22 июнь - Җәйге Кояш торгынлыгы көне! Кояш торгынлыгы берничә көн дәвам итә һәм елның иң озын көннәренең һәм иң кыска төненең барлык өстенлекләре белән ләззәтләнү мөмкинлеге туа. Ул иң озын көн булып санала һәм 17 сәгать 18 минут дәвам итә.

Ел дәвамында кояш горизонт өстендә төрле ераклыкка күтәрелә. Белгечләр фикеренчә, кояш чыгу вакыты 4 сәгать 41 минутта башлана. Ул көндезге 13 сәгать 18 минутҡа чаклы калкып, ә кичен 22 сәгать 5 минутта гына байый башлаячак.

Бу астрономик вакыйга, кояш торгынлыгы вакытында кояшның чыгу һәм бату нокталары хәрәкәт итүдән туктый. Шул вакыттан җәй әле көч җыя гына башлауга карамастан, кояш инде көзгә таба борыла. Моннан соң көннәр акрынлап кыскара башлый.

Җәйге озын көннәр белән хозурланып калыйк, ШАЯНнар!

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...