WorldSkills Kazan 2019! Рәхим ит!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

WorldSkills Kazan 2019! Рәхим ит!

WorldSkills Kazan 2019! Рәхим ит!

WorldSkills Kazan 2019! Рәхим ит!

22 август – Россиядә 2019 елның тарихи көне! Башкалабыз Казан 45 нче тапкыр уза торган һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын каршы ала. Чемпионатның тантаналы ачылышы бүген 19:00 сәгатьтә «Казан Арена» стадионында узачак.

22-27 август көннәрендә чемпионатта 63 ил һәм төбәкләрдән 56 компетенция буенча 1300 оста катнашачак.

Дөньякүләм чараны уздыру хокукын Казан WorldSkills International халыкара хәрәкәтенә кергән илләр тавыш бирү нәтиҗәсендә алды. Россиядә исә, WorldSkills Russia хәрәкәте 85 төбәкне үз колачы астына ала һәм кадрлар әзерләү буенча иң алдынгы проектларның берсе булып тора.

Чемпионатка әзерлек белән бәйле берничә кызыклы фактка да тукталып үтәбез.

Махсус шушы чара өчен, «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә якынча 76000 кв.м. конструкция җиткерелгән. Бу Мәскәүдәге Кызыл мәйдан кадәр урын, дигән сүз.

WorldSkills дөнья чемпионаты заманадан артта калышмый. 2019 елда катнашучылар беренче тапкыр «Су технологияләре» һәм «Кунакханәдә администраторлык» компетентлыклары буенча ярышачак.

Иң күп бер төрле материал «Матбугатта басма технологияләр» компетентлыгы өчен кирәк булачак: 150 000 кәгазь бите алынган. «Сантехника һәм җылыту» буенча ярышучыларга 30400 шөреп әзерләнгән. Ресторан сервисы белгечләре 1000 коктейль таякчыгыннан файдаланачак. Архитектор-ташчыларга 5 төрле таш кирәк булачак.

Моннан тыш, WorldSkills Kazan 2019 чемпионатын оештыру өчен, махсус 24800 кирпеч, 1944 стакан, 450 кәгазь пешекче башлыгы, 24838 тере чәчәк, 2 вертолет, 35 000 м электр чыбыгы алынган.

Чемпионатта катнашучылар WorldSkills авылында яшәячәк. Әлеге заманча авылда бик яхшы шартлар тудырылган. Конкурслар арасында осталар ял иткәндә, Авыл җирлегендә махсус зона хезмәт күрсәтәчәк. Анда көн саен күңел ачу программасы, төрле мастер-класслар һәм уеннар каралган.

Чит ил кунакларын да, шәһәребез халкын да һәр җирдә чемпионатның төп талисманнары Алмаз исемле егет белән Алтын исемле кыз сәламләп тора. Алар фәннең, техниканың һәр өлкәсендә дә өлгер, WorldSkills компетентлыкларын үзләштергәндә дә авырлыкларны тиз хәл итәргә сәләтле. Алардагы күркәм сыйфатлар һәркемгә, шул исәптән, әле үсеп килүче буынга да күчәр, дип ышанып калабыз.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...