Паркларда очрашырбыз!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Паркларда очрашырбыз!

Паркларда очрашырбыз!

Җәйне көттек-көттек тә, ничек узганын сизми калдык, дип уйланасызмы? Юкка кәефсезләнмәгез, дуслар. Әле алда алтын көз айлары, кояшлы әбиләр чуагы көтә! Һәр көнгә сөенеп яшик!

Көннәрегез тагын да файдалырак узсын, дисәгез, тизрәк паркларга ашыгыгыз. 

Ә Казаныбызда 140ка якын парк һәм сквер барлыгын белә идегезме?! Димәк, моңсуланып утырырга вакыт юк!

Өстәвенә паркларда «ШАЯН ТВ» каналы хезмәткәрләре белән дә очраша аласыз, чөнки без инде бик күп урыннарда булдык. Алга таба да планнар зурдан!

Буш вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп уздырырга килгән яшь тамашачыларыбыз, әти-әниләре белән очраштык. Бер-беребезне якыннан белү ничек рәхәт бит! Аралашу кәефне күтәрә. Ә инде «ШАЯН ТВ» каналында булган мультфильмнар-сериаллар, тапшырулар турында фикерләрегезне, киңәш-тәкъдимнәрегезне ишеткәч, тагын да сөенәбез.

Әйткәнебезчә, Казанда парклар бик күп, кояшлы көннәр алда. Укудан тыш вакытны тагын шулай бергә үткәрик! «ШАЯН ТВ»ны карагыз, яңалыкларны күзәтеп барыгыз. Ә без, үз чиратыбызда, мавыктыргыч викториналар, кызыклы уеннар һәм истәлекле бүләкләр әзерләрбез.

Кабан күле (8).pngКабан күле (7).png

Кабан күле (4).png

Кабан күле.pngКабан күле (6).png

Кабан күле (5).png

Кабан күле (9).png

Кабан күле (10).png

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...