«Көнем мультфильм карап уза»!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Көнем мультфильм карап уза»!

«Көнем мультфильм карап уза»!

Бүген Россиядә балалар телевидениесе көне. Без дә туган телебездә тәүлек әйләнәсе татар телендә эшли торган балалар каналы булу белән чиксез бәхетле. Шушы матур бәйрәм уңаеннан, сезнең игътибарга «ШАЯН ТВ» каналының Дубляж студиясе җитәкчесе Әдиятуллина Роза Рәшит кызы белән әңгәмә тәкъдим итәбез!

- Иң башта сезнең балачакка кайтыйк әле... Мәктәп, студент елларында нинди булды икән Роза исемле кыз?

- Күңелле, онытылмаслык вакыйгаларга бай булган балачак еллары минем якты хатирәм. Балачагым бик күңелле узды. Әти-әни, дәү әтиле, дәү әниле елларым. Мин бик оялчан булсам да, кыюлыгымны җыеп эш итә торган бала идем. Берәр нәрсәдән бик нык курыксам да, ихтыярымны туплап ул эшне ерып чыга идем. Мин тыңлаучан бала идем, әмма шул ук вакытта шук, чая да. Дуслар белән очрашсак, бетте баш, агачның иң биек ноктасына да, йортның түбәсенә менәргә дә, суга, утка да керергә әзер идем. Күршеләргә концертлар оештырганым әле дә хәтердә. «Талларым» җыры программа кадагы иде.

- Сезне журналистика өлкәсенә килергә нәрсә этәрде?

-  Кечкенәдән үк апам белән телевидениегә кунакка гына йөри идем. «Әлли бәлли бәү» тапшыруларында катнаштым, соңрак режиссер мине «Тамчы» тапшыруында сынап карады. Үзем сюҗетлар ясый башладым. Эшли-эшли журналистиканың бар нечкәлекләренә төшенәгәч, һөнәргә гашыйк та булдым.

-  Беренче адымнарны ясаган көннәрегезне дә искә төшерик әле...

- «Әлли бәлли бәү»ләрне, «Тамчы»ларны исәпкә алмасаң, беренче җитди сюжетларым «Яшьләр тукталышы» тапшыруында дөнья күрде. Суицидаль уйлар белән йөрүче яшүсмерләр турында сюжет ясадым. Психологлар, яшүсмерләр белән аралашу мизгелләре әле дә хәтердә. Шуннан соң китте инде... «Һава торышы», «Хәерле иртә, Татарстан», «Кара-каршы», «Аулак өй» тапшырулары. Аннан тыш күп кенә башка проектлар да әзерләдек.

- Ә ни өчен балалар телевидениесе юнәлеше буенча китәргә уйладыгыз?

- «Тамчы» тапшыруыннан үсеп чыкканнан соң, бу тапшыруның мөхәррире итеп билгеләделәр. Анда бик күп балалар белән эшләдек. Балаларны яратканга, параллель рәвештә балалар редакциясендә эш алып бардым.

- Хәзер сез Дубляж студиясен җитәклисез. Бу сезнең өчен, гомумән, башка юнәлеш, дип әйтер идем.

-  Кайчандыр үземне бу өлкәдә сынап карадым. «Урланган мәхәббәт» сериалында берничә хатын-кызны тавышландырдым. Бик ошаган иде. Еллар узып, шушы эшкә алынырмын, дип бер дә уйламаган идем. Хәзерге эшем бик рәхәт, Аллага шөкер. Көнем мультик карап уза. (КӨЛӘ). Шаяртам, әлбәттә. Эшебезне бик яратабыз, әмма дубляжны башка дәрәҗәгә күтәрәсе килә. Бер зур команда эшли: тавыш режиссеры, режиссер, мөхәррир, тәрҗемәче, актер һ.б. Һәр кешенең эше алтынга тиң. Казаныбыз артистлары да бу эшне бик яратты, кайчан яңа мультик башлыйбыз, дип кенә торалар. Бик зур рәхмәт аларга!

- Эш тәртибе белән дә таныштырып үтегез әле! Башка телдән алдың да тәрҗемә ясадың түгел бит?

- Һәр тәрҗемәче текстлар, видеоны алып тәрҗемә итә. Чөнки текстның тәрҗемәсе геройның җөмлә озынлыгына туры килеп торырга тиеш. Тәрҗемәчеләр эшләгән арада, тавышландыручы актерны сайлыйбыз. Безгә тавышны үзгәртергә сәләтле кешеләр кирәк. Соңрак мөхәррирләр тикшереп, тавышландыруга тотынабыз. Менә монда башлана инде актер белән тавыш режиссер эше. Актерларны аерым-аерым яздырабыз. Һәр җөмләне аерым яздырабыз. Интонация, мимика – барысы да күз уңында. Яздырганнан соң, тавыш режиссеры, мәрҗәннәрне бер муенсага җыйган сыман, мультикны җыя, нәтиҗәсе – «ШАЯН ТВ» каналында.

- Сез бит рус теленнән генә тәрҗемә ясамыйсыз?

-  Юк, әлбәттә. Чит илдән алган мультфильмнарны тавышландыру өчен, актерларның тавышларын яздырып, алга таба эшләү өчен рөхсәт сорыйбыз. Алардан уңай җавап алганнан соң гына, эш башлана. Текстлар инглизчә, төрекчә, хәтта португалия телендә килә. Шөкер, тәрҗемәчеләр һәрьяктан да сәләтле, бик күп телләрне беләләр. Шуңа курыкмыйча иң авыр текстларга да алынабыз.

- Буш вакыт төшенчәсе сезгә таныш та түгелдер, шулай да, буш вакыт булса, аны ничек уздырасыз?

- Буш вакытларны да файдалы итеп үткәрергә тырышам. Театрларга барсам, артистларның тавышларына игътибар итәм, кайсысы мультикка туры килә дип теркәп куям. Аннары тавышландырганда, әнә теге ролеңдәге геройның тавышы белән сөйлә, дип әйтәм. Кинога барсам, анда да эш турында уйлыйм, коллегаларыбыз ничек тавышландырган икән, авызлары туры киләме, дип игътибар белән карап утырам. Бик кызык.

- Эшлисе килмәгән вакытлар, илһам, дәрт сүнгән чаклар да булгандыр. Кәеф төшенкелегеннән ничек чыгасыз?

-  Андый чаклар да булгалый, әлбәттә, барыбыз да кеше, барыбызга да төшенкелек хисе хас. Ул вакытта туганнарым, якыннарым белән вакыт уздыруны хуп күрәм. Озак күрмәгән дусларың белән очрашып, аралашып алу – үзе бер шатлык. Мин төшенкелеккә бик бирелә торган кеше түгел алай. Чөнки бу дөньяның матурлыгын күреп яшим. Матурлык караган кешенең күзләрендә, дип әйтәләр бит. Син тормышка ничек карыйсың, тормыш та сиңа шуның белән җавап бирә. Без исән-сау, яраткан эшебез, якыннарыбыз бар. Бәхет өчен тагын ни кирәк?!

- Сезнеңчә, уңышка ирешүнең сере нидә?

- Эшеңне җиренә җиткереп эшли белүдә. Алынгансың икән, җиренә җиткереп эшлә. Булдыра алмыйсың икән – алынма! Гомумән, курыккан эш хәерле була диләр, шуңа эштән курыкмаска, үз-үзеңә ышанып яшәргә кирәк.

- Телевидениегә эшкә килергә хыялланучы укучыларга, яшьләргә нинди теләкләрегез бар?

- Күп кенә кеше телевизорга эләгергә тели, шуңа ТВга эшкә ашкына. Дөрес түгел. ТВ ул экранда гына эшләү түгел, аның кадр артында да эше бик күп. Шул эшне башкарып чыга алсагыз, телевидение белән мәхәббәтегез җаваплы булачак.

Комментариялар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...