Кыш кар күп булса, җәй яңгырлы булыр

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Кыш кар күп булса, җәй яңгырлы булыр

Кыш кар күп булса, җәй яңгырлы булыр

Кышкы бураннар тынды, ялтырап кояш чыкты! Әкияти кышкы көннәр дәвам итә!

* Кыш көне йолдызлар бик яктырып торса, көннәр суык булыр.
* Кыш көне болытлар юлланып торса, җәй җылы булыр.
* Кыш кар күп булса, җәй яңгырлы булыр.
* Кышның төньяк бураннары ашлык җыйганда яңгыр китерер.
* Гыйнварның егерме дүртендә булса аяз, бик нәфис килер яз.
* Кыш бәс, томан булса, җәй иген уңа.
* Кыш көне яңгыр яуса, икмәк булыр.

ec2ea305-2fdb-4be9-bbe0-e7b175dc139d.jpg 
* Кыш сыкы булса, җәй алма була.
* Кыш томан булса, җәй юкәдә бал була.
* Әгәр кар вак кына бөртекле, сирәк кенә төшкәләсә, бик озак суык булыр.
* Әгәр елга суы боз өстенә чыкса, көн җылытыр.
* Кыш көнендә урман җилсез шауласа, буран булыр.
* Чыпчыклар кыш көне җыелышып бер урында чыркылдашсалар, җылы булып кар явар.
* Кыш карсыз булса, җәй ярлы була.
* Кояш кыш көне кызарып чыкса — салкын буласын көт.
 

 

 

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...