Кояшта көчле шартлаулар булырга мөмкин?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Кояшта көчле шартлаулар булырга мөмкин?

Кояшта көчле шартлаулар булырга мөмкин?

КОЯШТА ШАРТЛАУЛАР БУЛЫРГА МӨМКИН?

Һиндстан галимнәре, 2024 ел башында Кояшта көчле шартлаулар булырга мөмкин, дип кисәтә. Ул магнит давыллары чыгара, ясалма иярченнәрнең эшчәнлеген боза, ике атнага кадәр интернетсыз да калдырырга мөмкин. Тикшеренүләр буенча, Кояш 11 елга бер тапкыр иң югары циклын уза. Белгечләр көчле шартлауны 2025 ел азагында көтә.

Соңгы вакытта кояшта ниндидер тайпылышлар бара. Астрономнар анда ярык барлыкка килүен ачыклаганнар. Узган елның 4 декабреннән әлеге ярык Җиргә таба борылган, бу көчле магнит давыллары чыгуга сәбәпче була ала.

кояш.jpg

БУ ЕЛНЫҢ ТӨСЕ НИНДИ?

Pantone төсләр институты 2024 елның төсен билгеләгән. Бу елга шәфталу – персик төсе (Peach fuzz) хас. Ул киемнәрдә генә түгел, җиһазлар, тауарларның кабында да урын алачак. Peach fuzz – мамык сыман йомшак дигәнне аңлата, ул персикның тышчасын сурәтли. Бу төсне “җылы” һәм “уңайлы” дип билгелиләр.

Әлеге институт 2000 елдан бирле һәр елга төс сайлый. 2023 елның төсе куе кызыл иде.

персик.jpg

Рәсемнәр Яндекстан алынды

ИҢ ОЗЫН ТАШКАБАК

Канадада иң озын ташкабак үстерелгән. Онтарио провинциясендә яшәүче фермер Генри Анджела үстергән рекордлы ташкабак аның үзеннән дә зуррак, ул 2,6 метр озынлыкта.

Фермер ташкабакны 10 еллап үстерә. Аның рекорд кую максаты булмаган. Ташкабакка яңа җир кишәрлеге файдага булган. Уңышның сере – су сибү һәм ашлау гына.

Гигант яшелчә хәзер Гиннес рекордлар китабы вәкилләре килгәнне көтә. Моңа кадәрге рекорд 2014 елда теркәлгән. Ул Джон Джованни Скозафавейнның 2,5 метр озынлыктагы ташкабагы булган.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...