Туңдырма, авызымны туңдырма!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Туңдырма, авызымны туңдырма!

Туңдырма, авызымны туңдырма!

10 июнь – Туңдырма көне! Димәк, мондый эссе көндә үзеңне туңдырма белән сөендерү өчен менә дигән сәбәп бар! Туңдырма бәхетле балачак символларының берсе. Өлысы да, кечесе дә бу татлыкайны бик яратып ашый. Туңдырма белән бәйле берничә кызыклы факт белән уртаклашырга булдык.

* Туңдырма 5 000 еллар элек барлыкка килә. Аны кытайлар ачкан дип саныйлар. Чөнки алар, беренчеләрдән булып, табынга туңдырылган җиләк-җимеш соклары бирә башлыйлар. 

* Гиппократ туңдырманы эсседә дару буларак кулланган.

* Александр Македонский да салкын десерт ашап көч җыя торган булган. Ул аны кар белән нектар яки бал кушып ашарга яраткан.

* Россиядә кышкы сөткә бал салып, шуны савытларда катыра торган булганнар. Ашаганда угычтан уганнар яки кисәкләргә ватканнар.

* Иң танылган туңдырма төре – ванильле. Аны француз кулинары Жерар Тирсен 1649 елда ук уйлап тапкан. Икенче урында каймаклы, аннан соң шоколадлы һәм җир җиләкле туңдырма килә.

* 1896 елга кадәр бу ашамлыкны кечкенә тәлинкәдән ашыйлар. Туңдырма сала торган вафля савытлары 1904 елда АКШта ясала башлый.

* Канадада ясалган 10 килограммлы туңдырма-торт Гиннесның рекордлар китабына кертелгән. Аны эшләү өчен 9 тонна туңдырма, 90 кг бисквит һәм 136 килограмм шоколад валчыгы кирәк булган.

* Туңдырманың төп өлеше – һава. Ул аңа йомшаклык һәм тәм бирә. Әгәр туңдырмада һава булмаса, ул таш кебек каты булыр иде.

* Дөньяда туңдырманың 700дән артык төре бар.  Венесуэладагы Мерида шәһәрендәге бер кафеда, мәсәлән, кишер, помидор тәме килгән туңдырмалар ашап карарга була.

* Танзаниядә Инга дигән агач үстерелә. Аның җимешләренең тәме ванильле туңдырма сыман.

* Күптән түгел Мексикада этләр өчен туңдырма кафесы ачылган. Анда татллы ризыкның этләр өчен яраклысы сатыла икән.

8.jpg 

Фото: Яндекс

Туңдырманы үзебез ясап карыйк әле. Рецепт бик гади:Кирәк булачак:

- 1 банан,
- 100 грамм туңдырылган җиләк яки чия,
- 150 грамм йогырт,
- 1 аш кашыгы бал.

Әзерләү барышы:

Бананны кабыгыннан әрчеп, туңдырылган җиләкләр белән блендерга салып изәргә. Йогырт һәм бал өстәргә, яхшылап болгатырга. Формаларга салып, туңдыргычта ким дигәндә 3 сәгать тотарга кирәк. Аннары әзер, катырылган катнашманы эретелгән шоколадка манып алырга һәм кабаттан туңдыргычта бераз тотарга. Берничә минуттан туңдырма әзер дә була!

Бәйрәм уңаеннан үзегезне бу татлы ризык белән сөендерегез, дуслар!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...