Казанда Сабан туе 23 июньдә өч мәйданда – Тынычлык бистәсенең каенлыгында, Дәрвишләр бистәсенең торак массивында һәм Аккош күлендә узачак. Бәйрәм чаралары 9:30да башланачак.
Сабантуйның өч мәйданында да кунаклар өчен концерт программасы әзерләнә. Анда республика артистлары, шулай ук фольклор ансамбльләр һәм коллективлар чыгыш ясаячак. Спорт мәйданчыкларында милли бәйгеләр һәм ярышлар уза, балалар өчен күңел ачу программалары белән аерым мәйданчыклар оештырылуы көтелә.
Быел Сабан туен БРИКС Уеннарының (ярышлар 12 июньнән 23 июньгә кадәр узачак) һәм Бөтенроссия балалар фольклориадасының ябылу тантаналарын берләштерәчәк.
21 июньдә исә Кремль, Пушкин, Бауман, Островский, Мәрҗани һәм Г. Камал театры янында Сабантуйга традицион бүләкләр җыю планлаштырылган.
Комментарийлар: