ХИТЛАР БИЛГЕЛЕ! «Балачак җыры» бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ХИТЛАР БИЛГЕЛЕ! «Балачак җыры» бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды

ХИТЛАР БИЛГЕЛЕ! «Балачак җыры» бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды

Бүген «ШАЯН ТВ» каналы студиясендә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы оештырган «Балачак җыры» бәйгесенең бишенче ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫНДА җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Бәйгенең максаты – татар телендә балалар өчен җырлар иҗат итүче шагыйрь һәм композиторларны барлау, шул җырларны таныту, балалар репертуарын татар җырлары белән баетудан гыйбарәт.

Быел «Балачак җыры 2024» бәйгесенә 100гә якын җыр килде. Авторлар арасында профессиональ композиторлар белән бергә үзешчәннәр дә катнашты. Алар арасында төрле һөнәр ияләре бар. Икенче турга профессиональ жюри тарафыннан 20 җыр сайлап алынды. Әлеге тур исә 2024 елның 13 маеннан 20 маена кадәр интернет аша shayantv.ru сайтында тавыш бирү белән тәмамланды. Иң күп тавыш җыйган 10 җыр өченче турга үтте. Мәртәбәле жюри нәтиҗәләре буенча 5 җиңүче билгеләнде.

PM1_1514.jpg

Менә ул җиңүче җырлар исемлеге:

1. «Гөлләрем»
Зөфәр Бохаров сүзләре,
Илфат Шәехов көе.

2. «Милләтем – татар минем»
Гүзәл Таһирова сүзләре һәм көе.

3. «Печән өсте»
Айрат Галиуллин сүзләре,
Эльвира Сәлахова көе.

4. «Сәлам җыры»
Гөлчәчәк Хаҗиева (Садретдинова) сүзләре,
Гөлназ Җиһаншина көе.

5. «Шугалак»
Ленар Шәехов сүзләре,
Миләүшә Хәйруллина көе.

Шулай ук әлеге җырларга Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә «ШАЯН ТВ» каналы тарафыннан заманча аранжировкалар ясалачак, сыйфатлы видеоклиплар төшереләчәк. Бәйгедә җиңгән җырларны «Сәйлән» балалар телевизион татар җыры фестивале катнашучылары башкарачак. Моннан тыш, барлык җырлар да «Балачак җыры» җыентыгына кертелә.

4.jpg

Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов үзе тапшырды. Шулай ук мәртәбәле кунаклар арасында ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Ринат улы Зарипов, ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Әсгать улы Ногаев, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Рәмзил кызы Сәгыйтова һәм «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Юныс улы Әминев та бар иде. Җиңүчеләрне котларга танылган язучылар, композиторлар һәм бәйгенең жюри әгъзаләре дә җыелды.

PM1_0872 (1).jpg

Чараның кунакларын республиканың иң уңган һәм иң үрнәк гаиләләре - «ТАТАР СҮЗЕ» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе җиңүчеләре һәм «ШАЯН ТВ» каналы алып баручылары гаиләләре каршы алды һәм үз осталыкларын күрсәтте. Алар арасында Галиуллиннар, Нуруллиннар, Шаһиевлар, Яркәевлар, Зиннуровлар, Камаловлар һәм Хәбибрахмановлар гаиләләре урын алды. Моннан тыш, «ШАЯН ТВ» каналы алып баручыларыннан кызыклы остаханәләр һәм шәп сюрпризлар оештырылды.

PM1_1163.jpg

Җиңүчеләрнең һәрберсен ихлас күңелдән котлыйбыз! Иҗат чишмәгез саекмасын, алга таба да яңа үрләргә ирешергә язсын! Хәзер әлеге җырларның безнең нәни дусларыбызга барып ирешәсе генә калды! Һәр күңелдә яңгырасын Балачак җыры!

 

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...