«ТАТАР СҮЗЕ» бишенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе. ЯҢА СЕЗОН

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ТАТАР СҮЗЕ» бишенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе. ЯҢА СЕЗОН

«ТАТАР СҮЗЕ» бишенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе. ЯҢА СЕЗОН

Халкыбызның иң мөһим  мәдәни ел вакыйгасы - «ТАТАР СҮЗЕ» бишенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе якынлаша! Быел бәйгенең грандиоз юбилей сезоны тагын да күбрәк премиаль фонд белән сөендерә!

Бәйге Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла. Премиаль фонд 2 000 000 сум.

Бәйгенең максаты - туган телне, әдәби мирасны пропагандалау, үстерү һәм саклау, классикларның әсәрләрен популярлаштыру, милли әдәбият һәм мәдәнияткә кызыксыну уяту. Конкурс нәфис сөйләм күнекмәләрен үзләштерү, Татарстан Республикасында, шулай ук Россия Федерациясе регионнарында һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребездә нәфис сүз аша туган телгә карата кызыксыну уяту, талантлы башкаручыларның профессиональ сәхнәгә чыгуына ярдәм итү һәм телевизион кадрлар әзерләү юнәлешендә зур әһәмияткә ия.

Быел «ТАТАР СҮЗЕ» берничә категория буенча үткәрелә: 7 яшькә кадәр булган катнашучылар, 8-13 яшькә кадәр, 14 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 һәм аннан өлкәнрәкләр өчен. Бәйгедә шулай ук профессионаллар, үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, иҗади гаиләләр дә катнаша ала. Чыгышлар проза, шигърият һәм махсус номинациядә бәяләнәчәк.

Махсус «Туган тел» номинациясендә исә чуваш, мари, мордва, удмурт халыклары вәкилләре катнаша ала. Катнашучылар үз туган телләрендә дә классик һәм хәзерге заман язучылары әсәрләрен һәм үзләре язган әсәрләрне башкара ала.

Мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз! Үзегезгә туры килгән номинацияне сайлагыз һәм чыгышыгызны видеога төшереп, анкета белән бергә [email protected] рәсми почтасына юллагыз. Шулай ук сылтама буенча онлайн анкета тутыру мөмкинлеге дә каралган. 

Гаризалар 2024 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә. Милләтебезне үстерүгә ярдәм итүче, туган тел сагында торучы мондый чарадан читтә калмагыз! 

Нигезләмә


Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...