Белгечләр көзге салкын тиюдән саклану һәм сәламәтлекне ныгыту өчен нинди эчемлекләр эчәргә кирәген әйтте.
1. Әлеге исемлектә лимон, имбир, сырганак, балан һәм бал белән чәй бар. Шулай ук кара карлыган белән дарчин (корица) компоты, фейхоа компоты да көзен салкын тиюдән сакланырга ярдәм итәр.
2. Мүк җиләгеннән ясалган эчемлек тә чирләмәскә ярдәм итәр. Әлеге эчемлеккә алма, әфлисун, дарчин (корица) һәм имбирь тамыры да өстәргә кушалар. Боларның бөтенесен бергә кушып кайнатып чыгарырга, 10 минут чамасы сүрән утта тотарга.
3. Нарат җиләгеннән ясалган эчемлек тә файдалы булачак. Моның өчен шикәр комыннан сироп ясарга кирәк. Сиропка дарчин, кардамон, дәфнә яфрагы (лавр), берничә түгәрәк борыч салырга һәм кайнатырга кирәк. Аннан нарат җиләген изәргә һәм бөтенесен бергә кайнатырга кирәк. Ахырдан исә лимон һәм бал салырга. Сәламәт булыгыз.
Комментарийлар: