Китап укучыга берничә киңәш

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Китап укучыга берничә киңәш

Китап укучыга берничә киңәш

6 сентябрьдә китап уку көне билгеләп үтелә! «Китап – бакча ул, андагы язулар – шул бакчаның гөлләре», - дип язып калдырган танылган язучы, энциклопедист галим Каюм Насыйри. Бүген исә китап укучылар өчен берничә киңәш белән бүлешербез!

* Укыйсы китапларыңның исемлеген булдыр. Аны һәрвакыт яңартып, тулыландырып тор. Болай эшләсәң, «Нинди китап укыйм икән?» – дип баш ватарга туры килмәс.

* Мәҗбүри укырга кирәкле китаплар янында күңелең теләгәне дә булсын. Уку күңелгә рәхәтлек бирергә тиеш.

* Көн саен укы. 20 минут кына укысаң да, аена 10 сәгать җыела.

* Укый торган китабыңны һәрвакыт үзең белән йөрт. Җай чыккан саен 2-3 бит булса да, укып алырга мөмкин. Чиратта утырганда, дустыңны көткәндә китап вакытыңны файдалы уздырырга булышыр.

* Әгәр сиңа китап ошамый икән, аны куеп тор, башкасын укып кара. Әлбәттә, ике бит укыганнан соң ук: «Бу китап кызык түгел!» – дияргә ашыкма.

* Үзең кебек укырга яратучылар белән аралаш. Китап турында фикер алышыгыз, ярыша-ярыша укыгыз. Уку тизлегеңнең артуын үзең дә сизми калырсың!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...