Көз көне туган кешеләрнең йөз яшькә җитү мөмкинлеге күбрәк

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Көз көне туган кешеләрнең йөз яшькә җитү мөмкинлеге күбрәк

Көз көне туган кешеләрнең йөз яшькә җитү мөмкинлеге күбрәк

Галимнәр әйтүенчә, октябрь аенда дөньяга килгән балаларның төрле өлкәдә уңышка ирешү мөмкинлеге зуррак. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, көзен туган балалар чыдамрак һәм бигрәк тә апрель, май һәм июнь айларында туган яшьтәшләреннән физик яктан көчлерәк була икән.

Ноябрь аенда дөньяга килгән балалар иң яхшы спортсменнар, икенче урында - сентябрь, ә өченче урында – октябрь балалары. Галимнәр фикеренчә, мондый феномен баланың карында вакытта җәй көне алган D витаминының югары дәрәҗәсе белән бәйле булырга мөмкин.

Шулай ук көз аенда туганнарның озын гомерле булу өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар, ди белгечләр. Сентябрь, октябрь яки ноябрьдә дөньяга килгән кешеләрнең йөз яшькә кадәр яшәү ихтималы аеруча зур. Аерым алганда, октябрь аенда туган кешеләрнең йөз еллык юбилеен билгеләп үтү апрель ае белән чагыштырганда сизелерлек дәрәҗәдә күбрәк. Октябрьдәгеләрнең озын гомерле булуы йөрәк-кан тамырлары авыруларының чагыштырмача түбән булуы белән дә аңлатыла.

Фото: Яндекс


Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...