Бу ризыкларны йоклар алдыннан ашарга ярамый

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Бу ризыкларны йоклар алдыннан ашарга ярамый

Бу ризыкларны йоклар алдыннан ашарга ярамый

1. Йокы алдыннан аксымга бай ризыкларны кулланырга кирәкми, чөнки аны үзләштерү процессы озакка сузыла. Нәтиҗәдә, иртән үзегезне начар хис итү ихтималы бар.

2. Организм кичке һәм төнге вакытта ял итәргә һәм үз халәтенә кайтырга тиеш. Шуңа күрә төнгә ашкайнату трактына тискәре йогынты ясый торган продуктлар (майлы, кыздырылган, ысланган ризыклар) кулланудан баш тартырга кирәк.

3. Җиләкләрдән дә тыелу яхшы. Алар эчәклектә әчеп, эч күперергә мөмкин.

4. Төнгә каршы баллы ризык ашарга кирәкми.

5. Йоклар алдыннан әче сөт ризыкларын кулланмаска кирәк. Алар югары инсулин индексына ия, бу ашказаны асты бизен инсулин эшләп чыгарырга мәҗбүр итә. Монысы үз чиратында организмда май запаслары барлыкка килүенә китерә.

Фото: Яндекс


Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...