Ни өчен чыршы Яңа ел символы?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Ни өчен чыршы Яңа ел символы?

Ни өчен чыршы Яңа ел символы?

Ни өчен Яңа ел бәйрәменә чыршы бизиләр? Кыш бабай каян барлыкка килгән? Боларның барысына да җавапны киләсе язмада белерсез!

* Чыршы астына бүләк кую гадәтен алманнар уйлап тапкан. Россиягә әле ул гадәт XIX гасырның икенче яртысында гына килеп җиткән.

* Элек Яңа елны 1 сентябрьдә билгеләп үтә торган булганнар. 1699 елның 20 декабрендә Петр I яңа вакыт санау системасына күчә һәм Яңа елны бәйрәм итү 1 гыйнварга күчерелә. Шулай ук Яңа ел төнендә утлар яндыру, шәһәрне ылыслы агачлар белән бизәү дә Петр I боерыгы белән эшләнә.

* Яңа елда чыршы кую гадәтен шулай ук Петр Беренче Европа илләреннән Рәсәйгә алып килгән. Бу яңалыкны халык яратмаган, чөнки электән аларда чыршы бик яхшы агач булып саналмаган. Петр заманында чыршыларны бизәмәгәннәр – ул үзе бизәк булган.

* Россиядә Яңа ел бәйрәменә куела торган беренче чыршыларны алма, конфетлар белән бизәп сата торган булганнар.
* Кытайда Яңа елны ике тапкыр бәйрәм итәләр. Берсе – 31 декабрь төнендә, икенчесен Кытай календаре буенча.

* Яңа елны ничек каршыласаң, шулай елың узачак, дигән фикерне борынгы Рим халкы формалаштырган.

* Россиядә Яңа елны курант тавышлары астында каршы алабыз. Бу музыканы махсус чүкеч ярдәмендә хәрәкәткә килгән 11 кыңгырау тудыра. 
* Исландиядә Кыш бабай урынына – Йоуласвейн исемле 13 тролль йөри. Алар һәр өйгә берәмләп килә һәм бүләк калдырып китә икән.

* Яшел ылыслы агачлар электән үк үлемсезлек билгесе булып саналган. Менә шуңа күрә Яңа ел символы итеп тә чыршы, нарат агачлары сайланган.

* Япониядә Яңа ел алдыннан барлык таныш-белешкә бәйрәм открыткасы җибәрү гадәте яши. Почта хезмәткәрләренең эше авыр – өстәлдә кайчак бер метр биеклегендәге открытка өеме барлыкка килә икән.

* Иң фантастик Яңа ел киче Берлинда уза. Фейерверклар гына да анда сәгатьләр буе тынмый икән!

* Күбебез Кар кызын Кыш Бабайның оныгы дип саный. Әмма ул алай түгел, бераз тирәнрәк казып карасак ул аңа әби. Шулай итеп Кыш Бабайның “оныгы” үзеннән олырак булып чыга.

Яңа еллар күңелле узсын! Шатлык-куанычлы хәбәрләр килеп торсын! 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...