«ШАЯН ТВ» каналы нәни хыялыйны кунак итте!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» каналы нәни хыялыйны кунак итте!

«ШАЯН ТВ» каналы нәни хыялыйны кунак итте!

26 декабрь көнне, Бөтенроссия «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында, «ШАЯН ТВ» каналы үзендә нәни хыялый Варвара Василованы кунак итте.

Варварага 8 яшь, физик мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан,ул актив һәм кызыксынучан, рәсем һәм математика дәресләрен ярата, музыка мәктәбенә йөри һәм йөзү белән шөгыльләнә. Яңа ел алдыннан Кыш бабайга балалар телеканалы һәм радиостанция белән танышасы килүе турында язган. Кызның әлеге хыялы бүген чынга ашты.

Тылсымлы чыршыдан аның хатын Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Әхмәт улы Сәфәров күреп алды.

Варвараны «ШАЯН ТВ» алып баручылары һәм хезмәткәрләре каршы алды. Очрашу кысаларында нәни кунагыбыз өчен «ШАЯН ТВ» каналы студиясе буйлап экскурсия ясалды, берсеннән-берсе масштаблы проектлар, популяр тапшырулар, аның алып баручылары һәм катнашучылары белән танышу һәм аралашу оештырылды.

Ә дубляж студиясендә исә Варвара популяр мультсериалларны тәрҗемә итү серләренә белән танышты. Үзен дә тавышландыручы ролендә сынап карады.

Моннан тыш, «Болгар радиосы» диджейлары эшчәнлеге белән дә танышты. Үзен кызыксындырган сорауларны бирде.

Шулай итеп, тагын бер хыялланырга яратучы баланың теләге тормышка ашты!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...