Киләсе елның үзенчәлеге нәрсәдә?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Киләсе елның үзенчәлеге нәрсәдә?

Киләсе елның үзенчәлеге нәрсәдә?

Йомшак Куян белән хушлашып, Аҗдаһаны каршы алабыз. Хуҗасы Яшел Аҗдаһа булган 2024 ел - кәбисә елы. Ләкин куркырга ашыкмагыз. Яңа елга кергәндә позитив карашта булу бик мөһим. Кәбисә елы елмаеп торучы оптимистларны ярата. Ә һәрвакыт кашлары җыерылганнарны өнәп бетерми.

Шулай да кайбер кисәтүләргә игътибар итәргә кирәк. Мондый елда ниндидер зур эшләргә тотынырга, үзгәрешләргә керешергә ярамый. Алдагы ел тотрыклылык ярата. Быел башланган эшләрне җайлап кына дәвам итәргә кирәк.

Мифологик зат бик шәфкатьле, шуңа аның килүен алдан билгеләвегезгә һич ачуланмас. Аҗдаһа - көчле зат, ул максатчан кешеләргә уңыш алып килә. Ел хуҗасы бик зирәк тә. Ул конфликтларга кермәскә киңәш итә. Ә менә бурычлардан котылырга тырышыгыз. Ул “артык койрыклар”ны яратмый.

Көнчыгыш календаренда Яңа ел һәрвакыт төрле даталарда башлана. Бу юлы Аҗдаһа патшалыкны 10 февральдә алачак. Ә алдагы елның 28 гыйнварында аның хакимлек вакыты тәмамланачак.

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...