Тагын бер нәни хыялыйның теләге чынга ашты!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Тагын бер нәни хыялыйның теләге чынга ашты!

Тагын бер нәни хыялыйның теләге чынга ашты!

Бөтенроссия «Теләкләр чыршысы» акциясе ел саен бөтен Россиядән булган балаларга иң яшерен хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Шунысы шатлыклы, «ШАЯН ТВ» каналы икенче ел рәттән бу хыялларны чынга ашыру мәйданчыгы булып тора.

Казаннан ун яшьлек Мәрьям бик иҗади һәм кызыксынучан кыз, җырлау, йөзү, рәсем ясау белән мавыга, мөстәкыйль рәвештә укулеледа уйнарга өйрәнгән. Аның Кыш Бабайга язган юлламасы Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әнвәр улы Әһлиуллин кулына барып эләкте. Кызның Яңа елга иң зур теләге - киностудиягә килү. Хыялын тормышка ашыру өчен бүген Мәрьямне «ШАЯН ТВ» балалар каналы студиясенә чакырдылар. Биредә яшь хыялый кыз телевидениенең гаҗәеп дөньясы белән таныша алды, программалар әзерләү процессын һәм фильмнарны яңгыратуны күзәтте. Моннан тыш, яшь кунак өчен «Болгар радиосы» студиясенә барып, радиостанция эшчәнлеге белән танышырга да мөмкинлек бирелде.

Мәрьямне каналның алып баручысы Эльдар Гыйниятов каршы алды. Эльдар телевидениедә инде 5 ел эшли һәм үзен киноактер ролендә дә сынап карарга өлгерде. Шуңа күрә ул кунаклар өчен экскурсия генә үткәреп калмады, ә чын мастер-класс күрсәтте.

«ШАЯН ТВ» каналы коллективы кечкенә хыялыйлар өчен Яңа ел могҗизасының бер өлеше булуы белән бик бәхетле һәм моның белән чиксез горурлана.

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...