«ШАЯН ТВ» каналы балаларны зур бәйрәмгә җыйды

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» каналы балаларны зур бәйрәмгә җыйды

«ШАЯН ТВ» каналы балаларны зур бәйрәмгә җыйды

Бүгенге көн бәйрәм чараларына бик бай булды! Казан Кремлендә «ШАЯН ТВ» зонасында да бик кызу булды! Беренче татар балалар каналы тамашачыларны бер мәйданга җыйды һәм шәп бәйрәм кәефе бүләк итте! Чараны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та тамаша кылды.

Бирегә төрле җирдән бик күп балалар җыелды. Алып баручылардан күңелле интерактивлар, шәп уеннар, кызыклы остаханәләр, флешмоблар, аниматорлар, «Сәйлән» телевизион җыр фестивале җиңүчеләреннән матур җырлар – барысы да бер мәйданда иде! Иң җитез кунакларга истәлекле бүләкләр өләштеләр! Шулай ук бәйрәмдә каналның төп геройлары - Шаян һәм Мияу да бар иде! Алар балалар белән рәхәтләнеп уйнадылар, көлделәр, шаярдылар, фотога төштеләр, бәйрәм атмосферасы ясадылар!

Балалар өчен, чын мәгънәсендә, рәхәт бәйрәм булды! Безнең белән булганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...