1 Июнь 2024
Бүген «ШАЯН ТВ» каналы шәһәрнең күп кенә чараларында балаларны бәйрәм белән котлады. Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркында «Бала-сити»ның «Акыллы уеннар»ы узды. Биредә кунаклар өчен «ШАЯН ТВ» каналы яңа мультфильмнарын тәкъдим итте һәм каналның төп геройлары белән аралашу мөмкинлеге дә булды.
Моннан тыш, «ШАЯН ТВ» персонажлары тамашачыларны «Татнефть Арена»да узган «Әйбәт!» балалар фестивалендә каршы алды һәм күтәренке рух бүләк итте.
Каналның курчакларын шулай ук «Туган Авылым» милли комплексында үткән «Балачак бәйрәме»ндә дә очратып булды. Алар көн дәвамында тамашачылар белән бергә булдылар. Биредә «Сәйлән» йолдызлары да балаларны бәйрәм белән котлады.
Комментарийлар: