31 Май 2024
Балаларны яклау көне уңаеннан «ШАЯН ТВ» каналы хезмәтәрләре «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында «Башваткыч» тапшыруында көч сынашачаклар. Кискен көрәштә кем җиңәр?
Махсус бәйрәм эфирын 2 июнь, якшәмбе көнне 18:00 сәгатьтә «ТНВ» каналында карагыз! Кызу булачак!
Шулай ук иртәгә, 1 июнь көнне иртәнге 7:00 сәгатьтә «ШАЯН ТВ» каналының PR бүлеге хезмәткәре Руслан Хафизов «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында «Сиңа миннән сәлам» тапшыруында кунакта булачак. Әңгәмә балаларны яклау көнендә тамашачылар өзен «ШАЯН ТВ» каналы әзерләгән сюрпризлар хакында булачак. Безнең белән бергә булыгыз!
Комментарийлар: