«ШАЯН ТВ» каналы Халыкара балаларны яклау көнен бергә үткәрергә чакыра

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» каналы Халыкара балаларны яклау көнен бергә үткәрергә чакыра

«ШАЯН ТВ» каналы Халыкара балаларны яклау көнен бергә үткәрергә чакыра

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә «ШАЯН ТВ» каналы нәни дусларына бик күп бәйрәм чаралары әзерли!

8165baa6-9dec-44e5-99f9-688e47c83bfe - копия.png

Безне кайсы мәйданчыкларда табарга?

Саф һавада күңелле ял итәргә теләүчеләр өчен 10:00 сәгатьтә «ШАЯН ТВ» каналы тамашачыларын Казан Кремле янында «Ялкын Фест» фестивалендә көтә. Сезнең өчен шәп программа: җанлы аралашу, кызыклы остаханәләр, мавыктыргыч уеннар, истәлекле бүләкләр, аниматорлар, аквагрим һәм «Сәйлән» телевизион җыр фестивале йолдызларыннан шәп җырлар һәм «ШАЯН ТВ» геройларыннан яхшы кәеф көтә.

Шулай ук бу көнне Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркында «Бала-сити»ның «Акыллы уеннар»ы узачак. Биредә кунаклар өчен «ШАЯН ТВ» каналы яңа мультфильмнарын тәкъдим итәчәк һәм каналның төп геройлары белән аралашу мөмкинлеге булачак.

Моннан тыш, «ШАЯН ТВ» персонажлары тамашачыларны «Татнефть Арена»да узачак «Әйбәт!» балалар фестивалендә каршы алачак һәм күтәренке рух бүләк итәчәк. Ә 16:00-18:00 сәгатьтә исә аларны «Туган Авылым» милли комплексында үтәчәк «Балачак бәйрәме»ндә очратып булачак.

Эфирда                                                                                                     

Өйдә утырырга яратучы тамашачыларга исә «ШАЯН ТВ» каналы үзенчәлекле бәйрәм тапшырулары программасы әзерли. Сезне бик күп премьералар, өр-яңа мавыктыргыч мультсериаллар, кызыклы тапшырулар, бәйрәм концертлары көтә. «Аһ, куян, эләксәңме?!», «Янутлар» мультфильмы, эксклюзив «Койрыклы җырчылар», «Килде-китте шоу», «ШАЯН Саннар» проектлары, «ШАЯН»да Үзгәреш җиле» балалар концерты һ.б. – болар барысы да бәйрәм эфирын бизәячәкләр.

Бүләкләр

Бәйрәм уңаеннан «ШАЯН ТВ» Telegram каналында да бәйге оештыра һәм бүләкләр уйната. Аның нәтиҗәләре нәкъ тә менә 1 июнь көнне билгеле булачак. Катнашып калырга ашыгыгыз!

Бар яклап та бәйрәм булачак! Шулай итеп, ШАЯН ТВ» каналы барыгызны да бәйрәм белән котлый һәм 1 июнь көнен күңелле итеп уздырырга чакыра!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...