1 Июнь 2024
Кадерле ШАЯНнар! Сезне барыгызны да Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйбыз! Бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Әти-әниләрегез сезнең белән һәрвакыт горурлансыннар, аларның игътибарын, мәхәббәтен тоеп яшәгез! Йөзегездә һәрвакыт елмаю булсын! Сез – безнең киләчәгебез!
Бәйрәм уңаеннан, «ШАЯН ТВ» каналы сезне Казан Кремле янына дәшә! Бездән шәп программа: җанлы аралашу, кызыклы остаханәләр, аниматорлар, мавыктыргыч уеннар, истәлекле бүләкләр, «Сәйлән» телевизион җыр фестивале җиңүчеләреннән шәп җырлар һәм «ШАЯН ТВ» геройлары белән очрашу!
10:00 сәгатьтә көтеп калабыз! Килегез, күңелле булачак!
Комментарийлар: