Язгы авитаминоздан котылу буенча лайфхаклар

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Язгы авитаминоздан котылу буенча лайфхаклар

Язгы авитаминоздан котылу буенча лайфхаклар

Яз – организмда витаминнар җитешмәгән вакыт. Без бу чорда еш кына хәлсезлек, томау төшү, тамак авырту, баш әйләнүдән интегәбез. Шуңа күрә туклануга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Авитаминозны булдырмау өчен өстәлдә нинди витаминнар һәм ризыклар булырга тиеш соң?

* Көндәлек меню витаминнарга, минералларга, аминокислоталарга, клетчаткага бай булырга тиеш. Күбрәк яшелчә-җимеш, чикләвекләр ашарга табиблар юкка гына кушмый.

* А витамины запасын тулыландырырга кишер, абрикос, балык мае булыша.

* Ит, майлы балык, бавыр, карабодай ярмасы, кузаклылар В витаминына бай.

* Цитруслылар, кара карлыган, гөлҗимеш, кивида С витамины күп.

* D витамины диңгез ризыкларында, солы ярмасында, атланмайда, эремчектә шактый. Моннан тыш, кеше организмы кояш нурлары тәэсирендә D витамины эшләп чыгарырга сәләтле. Аеруча иртәнге һәм кичке кояш файдалы.

* Витаминнарга иң бай ризык булып чикләвек һәм йомырка санала.

* Авитаминоздан котылуның иң үтемле юлы - витаминлы комплекс кабул итү. Аларның кайсын эчәсен табиб белән киңәшеп хәл итәргә кирәк.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...