«Крокус Сити Холл»да кешеләрне коткарган 15 яшьлек Ислам Хәлиловны бүләкләячәкләр

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Крокус Сити Холл»да кешеләрне коткарган 15 яшьлек Ислам Хәлиловны бүләкләячәкләр

«Крокус Сити Холл»да кешеләрне коткарган 15 яшьлек Ислам Хәлиловны бүләкләячәкләр

Россия мөселманнарының Диния нәзарәте лидеры Мөфти Шәех Равил Гайнетдин яшь герой - Ислам Хәлиловны мөселманнарның югары бүләгенә тәкъдим итте. 15 яшьлек егет теракт вакытында «Крокус Сити Холл» бинасыннан 100дән артык кешене алып чыккан.

Равил Гайнетдин Хәлиловларга шәхси чакыру хаты тапшырды. Ислам изге Рамазан аеның җомга көнендә Мәскәү Җәмигъ мәчетендә бүләкләнәчәк. Аңа кыюлыгы һәм кешеләрне коткарганы өчен Россия мөселманнарының «Хезмәтләре өчен» медале тапшырылачак.

Егет әлеге концерт залының гардеробында хезмәт куйган. Ислам сүзләренчә, эшкә урнашыр алдыннан барлык хезмәткәрләргә инструктаж үткәргәннәр. Теракт вакытында ул инструкция буенча эш иткән. Бинадагыларны хезмәткәрләр йөри торган ишектән урамга алып чыккан.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...