Җәйге график:
Чебеннәр - 06:00 — 18:00
Черкиләр- 18:00 — 06:00
***
“Мин ничек җәйне үткәрдем” дигән темага инша яза башларга вакыт.
***
Тропикларга барасым килә, әмма мөмкинлегем юк иде. Тропиклар үзләре килде...
***
Августка планнар – җәй эчендә эшләп өлгермәгән эшләрне эшләп бетерергә.
***
Хәзер “Ярар, киләсе җәйгә ябыгырмын” дигән сүзләр янә актуаль.
***
Җәйгә планнар бар иде дә ул... Ул планнарга акча юк. Һәр җәй шундый хәл...
***
Сезнең яшьлегегез үтеп бара, ә сез җәй өчен борчыласыз!
***
Кыскача Русия җәйләре хакында: янмасак, йөзәбез.
***
Бер елда ике кыш һәм нибары бер җәй икән, бу тормышта нинди гаделлек турында сөйләргә була инде?
***
-Җәйгә акча җыя алмадым шул...
-Нәрсә, хәзер җәй түләүлемени?
***
Ел икегә бүленә: беренчесендә без җәйне көтәбез, икенчесендә кышкы каникулларны.
Комментарийлар: