Шәһәр урамнарын светофордан башка күз алдына китерү дә кыен. Алар, беренче чиратта, безнең куркынычсызлыгыбыз өчен кирәк. Бүген - 5 августта Халыкара светофор көне билгеләп үтелә.
Каникулларыгыз ничек уза? Җәйге ялларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү өчен, әйдәгез әле, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп китик!
*Светофорның яшел уты кабынганчы көтеп тор!
*Светофор булмаса, урам аркылы җәяүлеләр юлы аша чыгарга кирәк!
*Якын-тирәдә машиналар булмаса да, юлны йөгереп чыкма, светофорның кызыл яки сары төсендә кузгалма!
*Син чыгасы юлда машиналарның туктаган булуына инан!
*Якында синең юлыңа борылучы машина булу-булмавын игътибар белән кара!
*Җәяүлеләргә тротуар буенча, уң яктан гына йөрергә ярый!
*Әгәр синең яшең ундүрттән ким икән, велосипедта ишегалдында яисә махсус площадкаларда гына йөрергә рөхсәт ителә!
*Трамвайга утыру өчен юлны трамвай туктап беткәч кенә чыгарга кирәк!
*Тукталышта автобус һәм троллейбусны арттан, ә трамвайны алдан урап узарга кирәк!
Комментарийлар: