«Сәйлән» – балалар телевизион җыр фестивале. Аның максаты – татар халык җырларын, шулай ук классик, эстрада җырларын популярлаштыру, сәләтле балаларга иҗади үсеш мөмкинлеге булдыру.
Фестивальгә 6-15 яшьлек балалардан 1000гә якын гариза кабул ителде. Шулар арасыннан мәртәбәле жюри 30 катнашучыны чираттагы этапка сайлап алды. Әлеге катнашучылар өчен 2 ай дәвамында «ШАЯН ТВ» каналы сайтында тамашачылар тавыш бирде. Иң күп тавыш җыйган 16 бала ярымфиналга узды.