23:35
Син бик хәрәкәтчән, җитез, тиктормас тамашачыбызмы? Төрле бәйгеләрдә, ярышларда катнашырга, хәтта җиңәргә дә яратасыңмы? Димәк, бу тапшыру нәкъ синең өчен! Биредә нәни дусларыбыз да, мәктәп укучылары да бик теләп катнаша. Ике командага бүленеп, төрле спорт төрләре буенча ярыша. Физик активлыктан тыш, «Уймак»та малай-кызларның зирәклеге һәм төрле хәлләрдән чыгу юлын таба алу осталыгы да сынала.