«Seilen»

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Seilen»

«Seilen»

«Сәйлән» – балалар телевизион җыр фестивале. Аның максаты – татар халык җырларын, шулай ук классик, эстрада җырларын популярлаштыру, сәләтле балаларга иҗади үсеш мөмкинлеге булдыру. Үзенчәлеге исә, катнашучылар бары тик татар телендә генә җырларга тиеш.

Фестивальдә катнашучылар өчен вокал, актерлык осталыгы, сәхнәдә үз-үзеңне тоту буенча мастер-класслар каралган. Бу проект яшь йолдызларга тагын да яктырак балкырга, гомумән, татар халкының матур җырларын танытырга ярдәм итәчәк.

Беренче тапкыр узган фестивальгә 6-15 яшьлек балалардан 1000гә якын гариза кабул ителде. Шулар арасыннан мәртәбәле жюри 30 катнашучыны чираттагы этапка сайлап алды. Әлеге катнашучылар өчен 2 ай дәвамында «ШАЯН ТВ» каналы сайтында тамашачылар тавыш бирде. Иң күп тавыш җыйган 16 бала ярымфиналга узды. Шулар арасынннан 8 конкурсант финалга үтеп, талантларын төрле стильләрдә күрсәтте. Мәртәбәле жюри һәркайсын җиңүгә лаек, дип тапты. «Сәйлән» фестиваленең гала-концертында җиңүчеләр татар эстрадасының иң якты йолдызлары белән чыгыш ясады. 

  • Videos
  • Videos
  • Showrunners
  • Гала-концерт 12.11.19
  • 10.11.19
  • 03.11.19
  • 27.10.19
  • 20.10.19
  • 13.10.19: 2rd stage
  • 06.10.19: 2nd stage