Күңелле яшелчәләр иленә чакырабыз!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Күңелле яшелчәләр иленә чакырабыз!

Күңелле яшелчәләр иленә чакырабыз!

Суыткыч киштәләрендә яшелчәләрне тын гына ята дип уйласагыз – ялгышасыз! Бер дә алай түгел! Әлбәттә, суыткыч ишеге ачык булганда, анда бернинди дә хәрәкәт була алмый. Ләкин ишекне ябу белән салкын йортта җыр, бию һәм акылга сыймаслык маҗараларга бай күңелле тормыш башлана.

Иң актив яшелчәләрнең берсе - чөгендер. Әйе, әйе, биш чөгендер музыканты тынычлыкны белми һәм музыка астында яңадан-яңа күңел ачулар уйлап таба. Алар шау-шудан курыкмый гына түгел, ә яңа көйләр белән даими рәвештә экспериментлар ясыйлар. Чөгендерләр бернидән дә курыкмыйлар, хәтта киштәгә зур карбыз эләккәч тә, әлеге биш дус өчен бу чын шабаш ясарга сәбәп кенә. Әгәр бу шаян дуслар суыткычтан чыга алсалар, алар өйдән читтә дә маҗаралар таба беләләр.

Нигә күтәрелгән камыр белән уйнамаска яки яшел виноградтан футбол тубы ясамаска? Бу яшелчәләр белән якыннанрак танышырга телисезме? Алайса сезне «Яшелчәләр илендә» мультсериалын карарга чакырабыз!

Дүшәмбедән-җомгага кадәр 14:15 һәм 22:15 сәгатләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...