28 Апрель 2023
Дуслар, иртәгә «ШАЯН ТВ» каналында «Яраткан шигырь» теле-радиопроекты янәдән эфирга чыга!
Татар язучыларының иң яхшы әсәрләре, танылган артистлар катнашында театраль куелыш, талантлы балалар – барысы да бер проектта! Һәр әсәр гаҗәеп серле шигърият дөньясына алып керә. Шуның белән бергә, туган илебезнең бөтен матурлыгы, байлыгы чагыла.
«Яраткан шигырь» проектын шимбә, көн дәвамында «ШАЯН ТВ» каналында карагыз! Ял көннәрен бергә үткәрик!
Комментарийлар: