Яхшылык эшләргә ашыгыйк!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Яхшылык эшләргә ашыгыйк!

Яхшылык эшләргә ашыгыйк!

Бүген Бөтендөнья яхшылык көне билгеләп үтелә. Яхшылык - ул изгелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек. Аны эшләү һәркемнең кулыннан килә. Ул бик зур һәм кечкенә эшләрдә чагыла. Дустыңа, күршеңә, туганыңа һәм хәтта бөтенләй таныш булмаган кешеңә елмаеп карау, егылса кул бирү, булдыра алганча авыр хәлендә ярдәм итү, яхшы бүләкләр, яңалыклар белән шатландыру – болар барысы да яхшылыкка керә.

Кешегә яхшылык эшләү бик кирәк, чөнки син эшләгән яхшылык җирдә ятмый. Ул яхшылык булып барыбер үзеңә әйләнеп кайта.

“Яхшылык эшлә дә суга сал…” - ди халык. Шушы сүзләрне истә тотып, һәр кеше яхшылык эшләп яшәсә, бу дөнья күпкә матуррак, яхшырак һәм күңеллерәк булыр иде. Яхшылык көнендә изге гамәлләр кылырга ашыгыйк, дуслар!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...