Көзге җимешләр төсләре белән дә дәвалый

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Көзге җимешләр төсләре белән дә дәвалый

Көзге җимешләр төсләре белән дә дәвалый

Көзге җимешләр шифалы үзлекләре белән генә түгел, үзләренең төсләре белән дә дәвалый. Кызыл, кара миләш, сырганак, гөлҗимеш, янып торучы балан, иң беренче чиратта, үзләренең матурлыклары белән күзгә ташланалар.

* Кызыл миләшнең шифасы әйтеп бетергесез. Анда С һәм К витаминнары, микроэлементлар күп. Шулай ук каротин һәм Р витаминнары бар. Аның согын атеросклерозны һәм гипертоник авыруларны дәвалау өчен файдаланалар. Миләш төнәтмәсе эч йомшарту өчен дә әйбәт. Ашказаны авырулары вакытында аннан төнәтмә ясап эчәргә киңәш ителә.

кыз милэш.jpg

* Кара миләшнең дәвалау һәм авыруларны булдырмау үзлеге борынгыдан ук билгеле булган. Аның составында йод күп, пектин, аминокислоталар, магний, калий, фосфор һәм тимергә бай. Әлеге җимеш калкансыман биз авыруларын булдырмаска ярдәм итә. Көн саен бер кашык кына ашаган очракта да, калкансыман биз сезгә рәхмәтле булыр һәм сез, һичшиксез, дарулар хакында онытырсыз.

кара мил.jpg

* Сырганакның организм өчен файдасы әйтеп бетергесез зур. Сихәте ягыннан башка бер генә җиләк тә аңа тигезләшә алмый. Сырганакта А, В1, В2, С, D, Е һәм башка витаминнар, егермеләп минераль элемент бар. Ул ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, йөрәк, бавыр сәламәтлегенә файдалы, тире авырулары төзәтә. Иммунитетны ныгыта, кан басымын киметә. Салкын тиеп авырганда да файдасы бар.

обл.jpg

* Баланда А һәм С витаминнары бар, андагы матдәләр микробларны юк итә. Әлеге җимештә фосфор, магний, калий, тимер, марганец, бакыр күп. Баланның җимешләре генә түгел, чәчәкләре, орлыклары, ботаклары, кабыгы да файдалы үзлекләргә ия. Аны шуңа да йөрәк, кан тамырлары, сулыш һәм ашкайнату системасы авыруларын дәвалаганда уңышлы кулланалар.

балан.jpg

* Гөлҗимеш исә витаминнар һәм файдалы микроэлементларга бай. Анда С витамины кара карлыганнан күбрәк, В төркеме һәм Е, К, А, РР витаминнары бар. Гөлҗимешнең йөрәккә файдасы зур. Ул холестеринны төшерә, кан тамырларын чистарта, инфаркттан саклый. Гемоглобинны күтәрә, иммунитетны ныгыта. Гөлҗимештә каротин һәм К витамины бар.

голж.jpg

Барлык рәсемнәр дә Яндекстан алынды


Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...