«ШАЯН ТВ»да яңа фильм

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ»да яңа фильм

«ШАЯН ТВ»да яңа фильм

«ШАЯН ТВ» каналы «Алтай. Җир үзәгенә сәяхәт» дип аталган өр-яңа документаль фильм тәкъдим итә! Валдис Пельш белән Алтайга зур экспедициягә чакырабыз. Гаҗәеп пейзажлар, үзенчәлекле мәдәният, бай флора һәм фауна дөньясы, Россиянең иң матур төбәкләре!

Сез Алтайның төп истәлекле урыннары белән генә түгел, ә туристлар аягы басмаган популяр урыннар белән дә танышачаксыз. Мәсәлән, Телецк һәм Зәңгәр күлләр, Белуха тавы, Чуйск тракты, Алтай шаманнары һәм таш гөмбәләр. Бу бары тик могҗизаларның, матурлыкның һәм мавыктыргыч тукталышларның бик аз өлеше генә. Шулай ук җирле көнкүреш, аш-су, хуҗалык һәм кәсеп мәсьәләләре хакында да үзегез өчен бик күп яңа мәгълүмат алырсыз.

«Алтай. Җир үзәгенә сәяхәт» документаль фильм эш көннәрендә 13:10 һәм 21:10 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...