Күңелле тест: холкыңны бел!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Күңелле тест: холкыңны бел!

Күңелле тест: холкыңны бел!

Еш кына тормыштагы вак-төяк әйберләр безнең холкыбызны һәм кәефебезне ачып бирә. Түбәндә тәкъдим ителгән исемлектән кайсы җиләк-җимешне күбрәк яратасыз? Сайлагыз һәм аның сезнең холкыгыз турында нәрсә сөйләвен белегез. Бу күңелле тест сезнең үзегез дә белмәгән яшерен сыйфатларыгызны ачыкларга ярдәм итәр!

Алма
Алма яратучы кешеләр - сөйкемле, импульсив һәм ачык. Еш кына үзләре нәрсәне дә булса тиз генә оештырырга сәләтле түгел, әмма төркем белән булганда мондый бурычны бик яхшы үти алалар.

Банан
Ихлас ярата белүче, назлы, ярдәмчел һәм рәхим-шәфкатьле кешеләр. Алар һәркемгә ярдәм итәргә яратуларына карамастан, үзләренә ышанып җитмиләр. “Банан” беркайчан да кеше тышкы кыяфәте буенча хөкем итми, иң мөһиме, аның өчен – кешенең эчке дөньясы. Әлеге кешеләр үзара гармония ярата.

Әфлисун
Бу җиләк-җимешне йомшак һәм аралашырга җиңел кешеләр ярата. Аларның аерылып тора торган сыйфатлары - сабырлык, хезмәт сөючәнлек һәм ихтыяр көче. Кагыйдә буларак, бу - иҗади, зыялы кешеләр, юмор хисләре дә бар. Еш кына хисләре өстенлек итә. Чын күңелдән ярата беләләр һәм төрле низаглардан качуны кулай күрәләр.

Ананас
Бик эшлекле шәхесләр. “Ананас”лар беркайчан да тик утырмыйлар, кешедән ярдәм өмет итмиләр, бар нәрсәдә дә үзләренә генә таяналар. Идеяләрен һәм планнарын кыю рәвештә тормышка ашыралар. Алар яхшы оештыру сәләтенә ия. Карарларны тиз кабул итәләр һәм бирелеп эшлиләр. Ананас яратучылар яхшы оештыручы гына түгел, җаваплы һәм ышанычлы хезмәткәрләр дә.

Груша
Груша яратучы кешеләр теләсә нинди проблеманы җиңел хәл итә ала, тик аларның энтузиазмы һәрвакытта да башланган эшне ахырына кадәр эшләп бетерү өчен җитми. Аралашучан, әмма тынгысыз, сизгер затлар.

00.jpg

Абрикос
Аралашуда җиңел, иҗади шәхесләр. Абрикос яратучылар серләрен иң якыннарына гына ышанып тапшыралар. Әгәр дә берәрсе “абрикос”ның юлына аркылы төшеп, аның иреген чикләсә, ул һичшиксез җавабын алачак.

Грейпфрут
Кояшлы, позитив, ирек яратучы кешеләр. Мондый кешеләр өчен гармониянең аерылгысыз өлеше – үзләренә карата игътибар булу. Хәтта тирә-юньдәгеләрнең аңа карата бәясе тискәре булса да, “грейпфрут” борчылмаячак, чөнки аның һәрвакытта да башкаларның бәясенә бәйле булмаган үз фикере бар.

Слива
Бик әдәпле шәхесләр. Башкаларны бик сирәк тәнкыйтьлиләр һәм үзләре дә тәнкыйтьне яратмыйлар. “Слива”лар күңел төшенкелегенең нәрсә икәнен белмиләр, чөнки теләсә нинди кәефсезлекне дә иҗатка әйләндерәләр.

Киви
Оптимист, бәйрәм яратучы, позитив кешеләр. Киви яратучылар экспериментлардан һәм тормышта нәрсәнедер үзгәртүдән курыкмыйлар. Үз-үзләренә ышаныч, күтәренке кәеф - аларның төп сыйфатлары.

Шәфталу (персик)
Персикны сайлаган кешеләр игътибар үзәгендә булырга яраталар. Ачык һәм туры сүзлеләр, мөгаен, шуңа күрә дә аларның дуслары күптер. Эчке тоемлаулары көчле һәм бик максатчаннар. Вакытны бервакытта да юкка сарыф итмиләр.

Мандарин
Җиңел, позитив һәм дустанә кешеләр. Алар компаниянең “җаны” булырга яраталар. Яңа идеяләр, максатлар һәм төрле үзгәрешләр мандарин яратучыларга дәрт һәм яхшы кәеф өсти. Тынычлык һәм китап уку – бу алар турыда түгел.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...