Әкият илендә: «Бай белән ялчы»

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Әкият илендә: «Бай белән ялчы»

Әкият илендә: «Бай белән ялчы»

Мрали үзенең атасын күрмәгән, ул ятим булып үскән. Аны бары тик бик картайган анасы гына булган. Ул кешеләрп җеп эрли, ямау ямый, кер юа, шулай итеп улын туйдыра икән. Ә улы зур булып үсеп җиткәнче һаман шар сугып йөргән, бер нинди дә файдалы эш эшләмәгән.
Беркөнне әнисе аңар әйткән:
— Улым минем, без болай икмәк таба алмабыз. Сине туйдырыр өчен әтиең дә теге дөньядан кайтмас. Карт анаңның да инде эшкә көче җитәрлек түгел. Үз-үзеңне туйдырырлык нинди дә булса берәр эш тап инде,— дигән.
Шуннан соң Мрали эш эзләп чыгып киткән. Тегендә, монда барган, ниһаять, бер байга ялчы булып ялланган. Ул бай берничә көн буена Мралидан бернинди ди эш эшләтмәгән. Бу хәл аңа гаҗәбрәк булып тоелган.
Озак та үтмәгән, бай бер үгез суеп, аның тиресен тунаткан. Ике дөя җитәкләп, дүрт капчык һәм әлеге үгез тиресен дә алып, тауга таба юнәлгән. Мралига да үз артыннан барырга кушкан. Тау итәгенә барып җиткәч, бай дөяләрен туктаткан да алар өстендәге капчыкларны һәм үгез тиресен алган.
Бай үзенең ялчысына әлеге үгез тиресе эченә кереп ятарга кушкан. Аннан ул аны нык итеп бәйләгән дә ташлап киткән. Бераз вакыт үткәч, кыргый кошлар очып килгәннәр дә авызларына кабып, аны күтәреп очып киткәннәр. Тау башына менеп җиткәч, алар чукып-чукып тирене ертканнар: аның эчендә кеше барлыгын күргәч, үгез тиресен эләктереп, бик тиз очып киткәннәр.
Тау итәгеннән, түбәннән бай кычкырган:
— Улым, тау башындагы кыйммәтле ташларны миңа ыргыт әле,—дигән.
Тау башында төрле-төрле кыйммәтле ташлар: зөбәрҗәтләр, якутлар, ахаклар һәм башка эре-эре матур ташлар бик күп икән. Ялчы шуларны түбәнгә ыргыткан, ә бай аларны җыеп капчыгына тутыра барган.
— Бай әфәнде, мин соң моннан ничек төшәрмен?—ди икән мескен Мрали.
— Хәзергә ташларны күбрәк итеп җый, төшү юлын соңыннан үзем өйрәтермен,— дигән бай. Ялчы аның сүзенә ышанган һәм кыйммәтле ташларны түбәнгә таба ташлый да ташлый икән.
Ике капчыкны тутыргач, бай аларны дөяләренең өркәчләренә урнаштырган да үзе көлеп:
— Улым минем! Син ничек булса да өеңә кайтырсың дип уйлыйм. Ялчыларыбызны без менә шундый эшкә кушабыз,—дш һәм киткән дә барган.
Тау башында ялгыз калган Мрали төшү өчен җайлы урын эзләгән. Ләкин тапмаган. Тирә-якта кеше сөякләре аунап ята икән, Мрали куркып киткән.
Арттан гына бер кыргый кош килгән аны кинәт күтәреп тә киткән. Мрали ике кулы белән аякларына ябышкан. Кош үзе теләсә-теләмәсө дә җиргә төшәргә мәҗбүр булган. Шулай итеп, Мрали һәлак булудан котылган.
Күп тә үтмәгән, ул тагын да шул ук байга ялчы булып ялланган. Бай инде ялчысының исән калуы турында башына китермәгән. Мралины да бөтенләй башка кеше дип уйлаган.
Менә бай тагын ике дөя, дүрт капчык һәм үгез тиресе алып, ялчысына:
— Әйдә, киттек,— дигән.
Алар шул ук тау буена килеп туктаганнар. Бай бу юлы да теге вакыттагы кебе үк, Мралига тире эченә кереп ятарга куг кан. Мрали әйткән:
— Ничек ятарга кирәклекне үзең күрсәт әле: мин никтер аңлый алмыйм,— дигән.|
Бай: "Менә шулай ит!"— дип, тире эчен кереп яткач, Мрали аны тирегә төреп бәйләгән дә куйган. Күп тә үтмәгән, әлеге кыргый кошлар килеп җиткәннәр дә тирене күтәреп очып киткәннәр һәм тау башына алып менгәннәр. Тирене чукырга тотынганнар. Эчендә кеше барлыгын белгәч, аны ташлап киткәннәр.
— Бай әфәнде, мин сиңа кыйммәтле ташларны ыргыткан кебек, син дә миңа аларны ташла әле,— дигән Мрали.
Бай шул чакта гына аны таныган. Куркуыннан һәм ачуыннан дерелди-дерелди кычкырган:
— Теге вакытта син каян төшкән идең? Ишетәсеңме, тизрәк җавап бир!
— Күбрәк таш ташлавыңны гына бел, эшеңне бетергәч, ничек төшәргә кирәклеген мин үзем өйрәтермен,— дигән Мрали көлеп.
Бай ташларны ыргыткан да ыргыткан.
Мрали байга кычкырган:
— Бай әфәнде! Син дә ничек булса да төшәрсең дип ышанам. Тирә-ягыңа күз сал синең шәфкатең аркасында шунда калып үлүчеләрнең сөякләре аунап ята. Син дә шулардан яхшылап сораш, ә мин ул вакыт эчендә өемә кайтып җитәрмен,— дигән...
Мрали ташларны, капчыкларны һәм дөялөрне — барысын да базарда саткан, күп еллар буена җитәрлек акча хәзерләп, ул инде бер дә күрешә алмабыз дип уйлаган әнкәсе янына кайтып киткән.

Төрекмән әкияте

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...