ДӘРЕСТӘ ЯРДӘМ!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ДӘРЕСТӘ ЯРДӘМ!

ДӘРЕСТӘ ЯРДӘМ!

Гаҗәеп хайваннар - кондызлар Җирдәге башка тереклек ияләренә охшамаганнар. Бу имезүчеләр үзләренең бик күп вакытларын суда үткәрәләр, катлаулы оялар төзиләр һәм агачларны кимерәләр. Без алар турында тагын ниләр беләбез? Бүген сезгә әлеге җан ияләре хакында белемнәрегезне киңәйтергә ярдәм итәрбез.

* Кондызлар үзләренең зурлыгы буенча барлык кимерүчеләр арасында икенче урында торалар.

* Алар акрын агымлы яр буйлары, агачлы урман инешләрендә тереклек итәләр.

* Бу хайваннарның күз кабаклары су астында күрергә мөмкинлек бирә.

* Кондызлар зур булмаган төркемнәр булып яшиләр, чыбык-чабыктан һәм сынган агач кәүсәләреннән чатыр ясыйлар, оялар казыйлар.

* Кондызларның балалары генетик хәтерләре ярдәмендә тумыштан оя ясый беләләр.

* Кондызның йоны суга чыланмавы, арт аякларында йөзү ярылары һәм тәңкәләр белән капланган койрыгы - болар барысы да аңа суда яхшы йөзәргә һәм чумарга булышлык итә.

09.jpg

* Кондызлар ирексездә табигый шартларда яшәүгә караганда озаграк яшиләр.

* Кондызлар гаиләсе кышка уртача 60-70 кубометрга кадәр утын әзерли.

* Су астында кондызлар 12-15 минутка кадәр сулыш алмый торырга мөмкин.

* Кондыз балалары, мөстәкыйль тормышка аяк басканчы, ике ел гомерләрен ата-аналары белән үткәрәләр.

* Кайчандыр табылган кондызлар ясаган буаның иң зурысы 700 метр чамасы озынлыкта булган.

* Кондызлар үзләренең гадәти булмаган койрыкларын тирәнлекне белү руле сыйфатында кулланалар.

* Әлеге җан ияләре - вегетарианнар. Аларның төп рационы агачларның кәүсәләре һәм кайрыларыннан тора.

* Кондызларның дошманнары - бүреләр, соры аюлар һәм төлкеләр. Ләкин кыйммәтле мехлары өчен аларга иң зур зыянны кеше китерә.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...