Туган ягым - Татарстан!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Туган ягым - Татарстан!

Туган ягым - Татарстан!

БАЛКЫП ЯШӘ

Татарстан!
Саумы, туган җирем!
Саумы, Казан, гүзәл башкала!
Һәр яңа көн иркен Идел-йортта
Дуслык җыры белән башлана!

Татарстан!
Сабантуйлар иле!
Тукай, Сәйдәш, Җәлил Ватаны!
Якты нурлар сибеп, балкып торсын
Илебезнең матур, ал таңы!

Татарстан!
Республикам минем!
Тынычлык һәм дуслык бакчасы!
Казан, Чаллы, Әлмәт, Арчаларың,
Авылларың ямьле барчасы!

Татарстан!
Нинди горур исем!
Яңгырыйсың матур җыр кебек!
Дөнья мәйданында даннар яулап,
Мәңге яшә шаулап, гөр килеп!

Татарстан!
Туган җирем минем!
Бәхет-шатлыкларның ал таңы!
Ай-кояштай сүнми, балкып яшә,
Халкыбызның данлы Ватаны!
                      Хәнәфи Бәдигый 

ТАТАРСТАН ШӘҺӘРЛӘРЕ

Татарстаным җирендә
Урнашкан күп шәһәрләр.
Якташларымның күбесе
Шәһәрдә көн күрәләр.

Казан шәһәре бик зур
Миллион кеше сыйдыра.
Аның борынгы тарихы
Үзенә хөрмәт тудыра.

Гигант «КамАЗ» башкаласы 
Иң яшь шәһәр ул – Чаллы.
Халкының тоткан кыйбласы
Сайлаган юлы саллы.

Данлыклы сәгать заводы
Чистайда бит урнашкан.
Ике танышымның берсе
Чистай сәгате таккан.

Иң укымышлы кешеләр
Яшәгән шәһәр Минзәлә.
Укытучылар, табиблар
Нәкъ шунда әзерләнә.

Шәһәрләр белән танышып
Тарихларын белегез.
Я бер сәяхәткә чыгып
Барысын да күрегез!
                        Артур  Хәбибуллин

               ***
Иртә таңнан яңгыр туктамады,
Сибәләде, койды, түгелде.
Болыт ярып, кояш чыккан кебек
Шатлык биләп алды күңелне.
Чөнки бүген Татарстан иле
Төп законын хуплап раслады.
Беренче һәм яңа Закон белән
Республикам тормыш башлады.
                             Энҗе Мөэминова
ТАТАРСТАН ҖИРЛӘРЕ 
Самолётта очып барам,
Якынлашкандай айга.
Тәрәзәдән җиргә карыйм:
Әй кызык икән анда!

Кама заводлары артта, 
Идел дәрьясы уңда. 
Әнә Зәйдә су керәләр, 
Мин һаман юлда, юлда.

Әнә Бөгелмәм, Казаным —
Күренә минем Ватаным!
Факеллар нурланып яна, 
Күрәм нефть фонтанын. 

Тагын нефть вышкалары 
Әлмәттә, Азнакайда.
Кырларда иген өлгергән —
Шатлык кына һәркайда!
                       Әдхәт Синегулов

КУНАККА КИЛЕГЕЗ!

Кунакларны бик яраткан,
Электән безнең халык.
– Юмарт, диеп, уңган, – диеп, 
Килгән күптән макталып.

Татар кызы – Таңсылу мин,
Уңган буласым килә.
Чәем кайнар, чәкчәк әзер,
Я, кем кунакка килә?

КОЯШЛЫ ИЛ 
Кояшлы ил — безнең ил,
Күге аның гел аяз.
Кыш китерсә Кыш бабай,
Чәчәк алып килә Яз.

Сандугачлы урманы,
Ашлык тулы кырлары,
Бөтен җирдә яңгырый
Безнең бәхет җырлары.

Һавасы да, җире дә,
Салават күпере дә,
Яңгыры да, кары да —
Безгә якын бары да...
                         Әхмәт Рәшит
  
ТАТАРСТАН БАЙРАГЫ 
Җилфер-җилфер итә байрагыбыз,
Ниләр сөйли соң ул җилләргә? —
Көрәшүче татар халкыннан ул
Сәлам әйтә азат илләргә...

Өч төс балкый безнең бу байракта:
Ак төс — безнең намус төсебез.
Яшел төсе — безнең яшәү төсе,
Кызылында чагыла көчебез.
Җилфер-җилфер итә безнең байрак,
Элеп куйдык аны биеккә.
Дөнья безнең шушы байрак аша
Омтылышны күрсен иреккә.
                              Фәнис Яруллин

ТУГАН ҖИР 
Сандугачкай, сайра, сайра,
Котлап язгы таңнарны.
Туган җирдәй гүзәл җирләр
Дөньяда тагын бармы?

Күрче, дөнья нинди матур,
Тирә-ягың гөл генә.
Гөлбакчадай ямьле була
Бары туган җир генә.
                            Резеда Вәлиева
КАЗАН 
И нурлы Казан — 
Туган ил төсе, 
Синең ташларда 
Бабайлар эзе. 
 
И якты Казан, 
Синең нурларың 
Кыйбласы безнең 
Озын юлларның... 

Еракта да син
Йөрәккә якын;
Торган җир — алтын.
Туган җир якын!
Туган тел якын! 
          Хәсән Туфан

КАЗАНДА ГЫНА КАЛАМ 
Чакырып хат язганга,
Барган идем Казанга, 
Инде хәзер нишлисе, 
Килми кайтып китәсе.

 Төнге Казан искиткеч,
Әкияткә биргесез.
Күрсәгез, ул фикергә 
Үзегез дә килерсез.

Кердем бакчаларына,
Йөрдем урамнарында.
Басып тордым, шаккатып,
Казансу ярларында.

Казан бит гомер буе 
Дан-шөһрәт казанган. 
Сихерләде мине дә: 
Юк, киталмам Казаннан.

Казан, Казан — башкалам,
Мин синдә генә калам.
                                 Мөҗәһит 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...