Тарих эзләреннән: #ТАССР100

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Тарих эзләреннән: #ТАССР100

Тарих эзләреннән: #ТАССР100

       2005 елның 4 маенда Казан Кремленда элекке  юнкер училищесы бинасында Бөек Ватан сугышының музей-мемориалы ачыла. Экспозиция Татарстан сугышчыларының батырлыклары турында сөйли, шул чордагы көннәргә алып кайта.

      Музейда Советлар Союзы геройларының үзенчәлекле экспогатлары тупланган. Экспозицияләрнең нигезен  ТРның Милли музей материаллары, «Карлы десант» һәм «Ватан» хәрби-эзләнү оешмалары, Бөек Ватан сугышы республика оешмалары, «Хәтер китабы» редакциясе, Бөек Ватан сугышы катнашучыларының шәхси архив материаллары тәшкил итә.

      Экспозициядә «Хәтер китабы»ның электрон версиясе тәкъдим ителә. Аннан сугыш елларында һәлак булган һәм хәбәрсез югалганнар турында мәгълүмат табып була. 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...