Табышмак әйтәм – җавабын тап!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Табышмак әйтәм – җавабын тап!

Табышмак әйтәм – җавабын тап!

Дуслар, без сезгә табышмаклар тәкъдим итәбез. Җавабын бергәләп эзлик!

* Иң иртә ул күренә,
Менеп китә үренә,
Сокланамын эшенә —
Нур сибә бар кешегә.

(Кояш)

* Үлән арасында торам яшеренеп,
Ашыйсың килсә, ал мине өзеп.

(Җиләк)

* Чик-чик итә – читкә сикерә.
“Тоттым” дигәндә тора да китә.

(Чикерткә)

* Язын дөньяга килә,
Көзен саргаеп үлә.

(Яфрак)

* Нечкә яшел сабакта
Юл буенда шар үскән.
Кай арада җил искән,
Ак шар очкан да киткән.

(Тузганак)

* Зелф-зелф итәр, зелфәргә кунар,
Әлиф-лям сырлы, алтын кырлы.

(Күбәләк)

* Чи-чи итәр,
Читлегенә кереп китәр;
Алтын башлы, йомры кашлы,
Моны белгән йөз яшьле.

(Бал корты)

* Утырабыз урманда,
Ап-ак эшләпә киеп.
Киптерә дә , кыздыра да,
Кешеләр безне күреп.

(Гөмбә)

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...