Смешариклар белән танышабыз!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Смешариклар белән танышабыз!

Смешариклар белән танышабыз!

Дуслар, «ШАЯН ТВ» каналында баручы «Смешариклар» мультсериалын карап барасызмы? Геройлар белән дуслаштыгызмы инде? Юк икән, аларның кайберләре турында күбрәк белеп китик!

* Нюша - мода яратучы кечкенә смешарик, характеры буенча ул чын холерик: бар нәрсәне дә бирелеп эшли, кыенлыклар алдында югалып калмый. Шул ук вакытта, көчле эмоцияләргә бирелә һәм кәефе дә кискен үзгәрергә мөмкин.

* Керпе - бик кызыксынучан һәм күбрәк өйдә утырырга ярата. Ул техника, кактуслар һәм коллекцияләр белән мавыга. Дусларының үтенечләрен сирәк кенә кире кага, шуңа күрә, алар аркасында төрле маҗараларга очрый.

00.jpg

* Крош - шат күңелле, хәрәкәтчән, беркайчан да төшенкелеккә бирелми торган, озын колаклы һәм кылый күзле, аксыл төстәге куян. Ул спорт белән шөгыльләнергә ярата, аеруча футбол белән. Һәрвакыт төрле маҗараларга юлыга. Аның иң якын дусты - керпе.

* Бәрәш - шагыйрь-лирик, меланхолик. Еш кына кайгы турында шигырьләр яза, әмма шулай ук күңел ачарга һәм уйнарга да ярата. Аны рәнҗетү бик җиңел, шуңа күрә Бәрәш тирә-юньдәгеләрдән күп игътибар таләп итә. Беркем дә белмәгән бик күп яшерен белемнәргә һәм талантларга ия.

* Пошаш – акыллы галим; сериал буенча ул астроном, әмма биология, химия, физиканы да яхшы белә, башка фәннәр белән дә кызыксына, хәтта Нобель премиясе дә ала. Фән кануннарына каршы килгән бар нәрсәне кире кага. Аның өендә, фән белән артык мавыгу аркасында, коточкыч тәртипсезлек. Ул бик җитди, китаплар укырга ярата, үз теорияләрен кайвакыт практикада кулланырга тырыша.

Мультсериалны дүшәмбедән алып, җомгага кадәр 13:35 һәм 21:35 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз!

 



Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...