Дөнья буйлап...

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Дөнья буйлап...

Дөнья буйлап...

ТӘРБИЯ ҮРНӘГЕ

Индонезия мәктәпләрендә елның бер көнендә балаларны әниләренең аякларын юарга өйрәтә торган дәрес укыталар. Шул уңайдан бәйрәм оештырыла, анда әниләрне чакыралар. Әлеге дәресләрнең нәтиҗәсе – Индонезиядә гаиләләр беренче урында, монда картлар йортлары юк.

 00.png

ИҢ “КАРТ” БОЗ

Россия поляр хезмәткәрләре Антарктидада 3,5 км тирәнлектән боз алган. Галимнәр раславынча, бозның яше 1 миллион елдан арта. Бу эш Восток күле өстендә, шундый ук исемле Россия станциясе янында барган. Бозны тикшерү өчен Санкт-Петербургка җибәргәннәр. Галимнәр боз ярдәмендә бу зонада миллион еллар элек булган климат үзгәрешләрен ачыкларга өметләнә.

0000.jpg 

ГИГАНТ КУБ

Техника прогрессы алга барса да, әлегә кадәр Мисыр пирамидаларын уза алмыйлар иде. Тиздән алга китеш булачак. Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Риядта биеклеге һәм һәр ягы 400 метрлы, мәйданы 18 квадрат километрлы куб төзелә.

Аның эченә 20 күккә ашар йорт сыярлык. Нәкъ үзәгендә спираль сыман биек манара булыр дип планлаштырыла. Ул 9 000 номерлы кунакханә буларак проектланган. Анда күңел ачу мәйданчыклары, музейлар да булачак. Кубның диварлары гигант кинотеатр буларак та хезмәт итәчәк. Аның эчендә кеше үзен Марста яки океан төбендә дип хис итәчәк. Бу проектны 2030 елда әзер итәргә планлаштыралар.

7.jpg 

 

 

 

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...