«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

Үзенчәлекле җиләк-җимеш авокадо – тәмле дә, файдалы да ризык. Аны әлегә кадәр кулланмаган булсагыз, рационыгызга кертми калмагыз.

* Бу җимеш А, Е, F, K, В төркеме витаминнарына, калий, кальций, цинк, тимер һәм фосфор кебек минералларга бай.

* Авокадо – майлы җимеш, әмма туендырылмаган ул майны организм җиңел үзләштерә. Ул тән тиресенә, чәч, тырнакларга яхшы тәэсир итә, организмның картаю процессын тоткарлый.

* Моннан тыш, тән тиресен менә дигән итеп дымландыра. Изелгән авокадога бераз гына зәйтүн мае кушсаң, бит тиресе өчен бик шәп маска була.

* Ул кандагы холестеринны киметә, иммунитетны арттыра.

00.png

* Шулай ук организмдагы су-тоз балансын тигезли.

* Ашкайнату, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеген яхшырта.

* Аны даими куллану күзләр өчен дә шифа. Андагы А витамины һәм каротиноидлар күзләрне картаюдан саклый.

Авокадоны сайлаганда иң элек кабыгына игътибар итегез. Анда каралҗым таплар, тырналган эзләр булмаска тиеш. Бармак бите белән басканда, йомшак тоелсын. Катырагы эләксә дә борчылмагыз, банан кебек үк, авокадо да өзеп алганнан соң өлгерә. Аны фольгага төреп, целлофан капка салырга һәм караңгы урында өлгертергә мөмкин. Янына банан да салсагыз, өлгерүе тагын да тизләнә.

Авокадоны ничек әзерләргә?

Иң гади ысул – телемләп туралган җимешне хлебец өстенә тезеп, тоз-борыч сибәбез дә, ашыбыз әзер.

Икенче вариант – салат. Бер авокадоны шакмаклап турап, кыздырылган тавык түше, черри помидоры, салат яфрагы турап кушабыз. Зәйтүн мае, тоз-борыч өстибез, лимон суы тамызабыз.

Өченче ысул - иртәнге аш өчен әйбәт. Авокадоны урталай бүлеп төшен алабыз, чокырларны кашык белән чак кына тирәнәйтәбез. Һәркайсына берәр йомырка сытып, мичтә 30 минут пешерәбез. Ашларыгыз тәмле булсын!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...