Шаянның чын исеме...

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Шаянның чын исеме...

Шаянның чын исеме...

Эльдар – шук-шаян, кызыксынучан малай. Тормышта да шундый ук булып чыкты, телгә оста, күз иярми хәтта.

– Телевидение дөньясы белән танышуы ничек башланды?

Шаян: Телевидение дөньясы белән мин 6 яшемдә таныштым. Балалар бакчасына гына йөри идем әле, әти-әнием мине «Нур» театр студиясенә алып барды. «Нәни принц» әсәреннән өзек әзерләдек, мин король ролен башкардым. Шушы ролемнән соң ук миннән интервьюлар ала башладылар, ышанасызмы?  «Шаян-ТВ»га мин дә кастинг аша эләктем. Башта бик дулкынландым, борчылдым, мөһим чаралар алдыннан гел шулай дулкынланам инде.

– Биредә эшләү ошыймы соң?

Шаян: Миңа бик ошый. Безнең янга төрле фокусниклар, клоуннар килә, шунысы аеруча да ошый! Биредә бик күп яңа дуслар таптым.

– Дәресләргә вакыт каламы соң?

Шаян: Вакыт, теләк булганда, һәрнәрсәгә дә җитә. Мин театр студиясенә йөрүемне һаман да дәвам итәм. Менә быел да биредә дәресләрнең башланганын көтеп йөрим. Дәресләрдән буш вакытта текстлар өйрәнәм. Үзеңне камилләштерү өчен, һәрдаим эшләү кирәк бит. Йөргән таш шомара, диләр.

– Сценарий текстларын ятлыйсы авырмы?

Шаян: Аңлашылмаган сүзләр белән бераз кыенрак. Шуңа башта аларны аңлау кирәк, аннары эшләр җиңеләя.

– Тиз ятлауның сез белгән берәр сере юкмы соң?

Шаян: Миңа калса, күп текстлар өйрәнгән саен, хәтер яхшыра гына бара. Тиз ятлауның төп сере  – мөмкин кадәр күбрәк өйрәнүдә.

– Кәеф булмаганда да кадрда ничек матур итеп төшәргә?

Шаян: Берәр шәп әйбер турында уйларга кирәк. Мин үзем шулай итәм. Кайтканда, әни  яңа уенчык алачак дип яки режиссёрыбыз Резедә апа Хәсәнова бургер белән сыйлаячак дип.

– Эфирда ялгышсаң нишләргә?

Шаян: Иң мөһиме, режиссёрга карамаска. Аның усал карашына эләгүең ихтимал. Аннары, каушамыйча, текстны хәтердә яңартып, дөрес итеп кабатлыйсың.

– Татар теленә сине кем өйрәтә?

Шаян: Минем бөтен гаиләм бары татар телендә генә аралаша. Әти-әнием дә туган телне саклау яклы. Телне әйбәт белүем белән аларга рәхмәтлемен!

– Зәңгәр экраннардан күреп, башкалар сине ничек кабул итте?

Шаян: Миңа да мәктәптә,  кызлар килеп: «Шаян синме инде ул?» –диләр. Паркта, кибетләрдә дә таныйлар.

– Ә үскәч, Шаян кем булачак?

Шаян: Режиссёр яки актёр булачакмын.

Илүзә Бикчәнтәева
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

Мәгълумат «Ялкын» сайтыннан алынды  http://yalkyn.com/

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...