Финалистлар билгеле!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Финалистлар билгеле!

Финалистлар билгеле!

Дуслар, ниһаять! Күптән көткән мизгел! «Сәйлән» балалар телевизион җыр фестиваленең бишенче ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫның финалистлары билгеле! Менә ул бәхетлеләр исемлеге:

1.Адилә Ишалина (Яр Чаллы)
2. Милина Хәйруллина (Казан)
3. Сәид Әхмәтҗанов (Әлмәт)
4. Зәлинә Шакирова (Яр Чаллы)
5. Марат Әхмәтҗанов (Башкортстан)
6. Айсылу Мөхәммәтҗанова (Казан)
7. Ранель Карамиев (Яр Чаллы)
8. Ассель Сәлахова (Питрәч)

Нәни йолдызларыбызны тәбрик итәбез һәм киләсе этапка узулары белән ихлас котлыйбыз! Әле моның белән генә бетми! Алар өчен татар эстрадасының танылган артистларыннан, тәҗрибәле актерлардан вокал, актерлык осталыгы, сәхнә образы буенча төрледән-төрле файдалы танып-белү остаханәләре уздырылачак. Алда әлеге катнашучыларыбызны яңадан-яңа сынаулар көтә! Җиңү җиңелдән генә бирелми! Болар барысы да лаеклы «Сәйлән» статуэткасын алу өчен!

Ә алда ниләр буласын күрәсегез килсә, безнең яңалыкларыбызны күзәтеп барыгыз! Һәр якшәмбе «ШАЯН ТВ» каналында «Сәйлән» фестиваленең яңа чыгарылышын карап, үзегезгә ошаган җырчы өчен җан атыгыз һәм, әлбәттә, кушылып җырлагыз! Безнең белән бергә булыгыз!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...