13 Октябрь 2023
Бүген «ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында «Сәйлән» проектының беренче ФИНАЛ ЧЫГАРЫЛЫШЫ дөнья күрәчәк! Ниһаять, финалга якынлаштык! «Сәйлән» статуэткасына кемнәр лаек булыр? Иң грандиоз балалар фестиваленең чираттагы тапшыруын карамый калмагыз!
Яшь йолдызларга үз бәяләрен Татарстанның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөлфия Вәлиева һәм Татарстанның атказанган артисты Марат Галимов бирәчәк. Бүген катнашучыларыбыз татар халык җырларын башкарачаклар.
18:00! YOUTUBE КАНАЛ! РӘХИТ ИТЕГЕЗ!
Шулай ук якшәмбе көнне «ШАЯН ТВ» каналында 11:30 һәм 17:00 сәгатьләрдә «Сәйлән» музыкаль фестиваленең яңа чыгарылышын карарга онытмагыз! Ялларны күңелле итеп, җырлап уздырыйк!
Комментарийлар: