Санта-Клаус үзенең туган көнен бәйрәм итә!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Санта-Клаус үзенең туган көнен бәйрәм итә!

Санта-Клаус үзенең туган көнен бәйрәм итә!

Бүген, 6 декабрь көнне Санта-Клаус үзенең туган көнен бәйрәм итә! Санта бабайга ничә яшь тулуы, ни өчен аның һәрвакыт кызыл киемдә йөрүе һәм башкалар турында танышыйк!

* Кем ул Санта? Сантаның прототибы рус халкының изге Николае булган һәм ул бөтенләй дә Төньяк полюста яшәмәгән. Ә Санта-Клаусның туган урыны Төркия территориясендә урнашкан Анатолия ярымутравы санала.

* Аңа ничә яшь? Санта-Клаус 1809 елда барлыкка килә. Кайчандыр ул балаларга бүләкләрне 6 декабрьдә өләшсә, үзгәртеп кору елларында әлеге көн 24 нче декабрьгә үзгәрә.

клаус.jpg

* Каян барлыкка килгән? Америкада Санта турында 1650 елларда Яңа Амстердам җирлегенә (хәзерге Нью-Йорк) нигез салган голландлылар ярдәмендә беләләр. Нәкъ менә голландиялеләр анда үз традицияләрен алып киләләр, ә менә инглиз пуританнары, киресенчә, Раштуаны озак вакыт танымаганнар. Голландиядә изге Николайның исеме Синтерклаас дип атыйлар. Әйтелештәге кыенлыклар аркасында Синтерклаас Санта-Клауска әйләнә.

* Ни өчен Санта-Клаус һәрвакыт кызыл киемнән? Санта-Клаус һәрвакыт кызылдан йөрмәгән. Башта ул күзгә ташланмый торган коңгырт толып кигән һәм ничектер игътибарсыз кала торган булган. Тора-бара ул төсләрен яшелгә, алтынга һәм зәңгәр төсләргә алыштырган. Кафтан һәм кызыл төстәге шапканы Сантага Кока Кола компаниясе бүләк иткән, ул аның образын кыш көне эчемлек сатуны арттыру өчен кулланган һәм Сантаның костюмын үзенең фирмасы төсенә буяган.

* Санта-Клаус кайда яши? Сантаның яшәү урыны – Лапландия.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...