«Балачак җыры» концерты Казанның «180 нче күп профильле полилингваль гимназиясе»ндә узды!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Балачак җыры» концерты Казанның «180 нче күп профильле полилингваль гимназиясе»ндә узды!

«Балачак җыры» концерты Казанның «180 нче күп профильле полилингваль гимназиясе»ндә узды!

Бүген Казанның «180 нче күп профильле полилингваль гимназиясе»ндә «ШАЯН ТВ» каналының чираттагы «Балачак җыры» концерты узды!

Әлеге чара Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә үткәрелде.

Бирегә башкалабызның мәктәп-гимназия укучылары җыелды. Концертта «Сәйлән» телевизион җыр фестивале җиңүчеләре «Балачак җыры» бәйгесендә җиңгән балалар өчен җырлар белән чыгыш ясадылар.

Тамашачылар «ШАЯН ТВ» балалар каналының яраткан персонажлары белән дә фотога төшә алды. Шаян белән Мияу балаларны каршы алдылар, сәламләделәр, чын бәйрәм кәефе бүләк иттеләр!

Бәйрәм бик эчтәлекле, җанлы, искиткеч булды! Күтәренке кәеф, шаяру-көлүләр белән югары масштабта үтте! Тамашачыларыбыз да канәгать калдылар! Алга таба да мондый җылы очрашулар насыйп булсын!

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...