Дуслар, сезне тәмле рецептлар белән "сыйлавыбызны" дәвам итәбез. Бүгенгесе манный боткасын яратмаучыларга да ошаячак.
Кирәк булачак:
җиләк — 100 грамм
манный ярмасы — 4 аш калагы
шикәр комы — 2 аш калагы
тоз — тәменчә
ваниль шикәре — 2 грамм
су — 400 миллилитр
Җиләкләрне юып, мискәгә салабыз, су өстәп плитәгә куябыз. Кайнап чыккач, тоз белән шикәр комын өстәп, тагын 10 минут пешерәбез. Аннары, җиләкләрен сөзеп алып, кайнап торган җиләк суына манный ярмасы салабыз. Болгата-болгата куерганчы пешерәбез. Ахырда ваниль шикәре яки ваниль өстибез. Ботканы бераз суынгач, блендер белән изәбез. Бик тәмле иртәнге аш әзер. Җиләкләр белән бизәп, табынга бирәбез!
Ботканы каткан һәм башка җиләк-җимешләрдән дә пешерергә була.
Ашларыгыз тәмле булсын! Пешергәч, фотосын инстаграмга куеп, @shaiantv билгеләргә һәм #шаянрецепт дип язарга онытмагыз!
Комментарийлар: